news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе студентлары Н.Җиһановның “Түләк” операсының концерт вариантын әзерли

Казан консерваториясе студентлары Н.Җиһановның “Түләк” операсының концерт вариантын әзерли

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда Казан дәүләт консерваториясе Нәҗип Җиһановның туган көне уңаеннан түгәрәк өстәл уздыра һәм “Түләк” операсының концерт вариантын тәкъдим итә. Концерт Консерваториянең Кече залында була. Арияләрне Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев һәм башкалар башкара. Концерт афишасы Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайтына урнаштырылган. “Түләк” операсы арияләре “Болгар чорларының аһәңе” (“Созвучие эпохи Булгар”) концерт программасы кысаларында яңгыраячак.

Консерваториянең конференцияләр залында “Милли музыкаль театр сәнгате турында уйланулар. Тарих һәм бүгенге көн” дип аталган түгәрәк өстәлне журналист, педагог Гүзәл Сәгыйтова алып бара. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге битендә дә хәбәр иткән.

Күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. Нәҗип Җиһанов - Казанда консерватория ачарга күп көч куйган шәхес, 1945–1988 елларда ул Казан консерваториясе ректоры булып эшли. Хәзер Казан консерваториясе аның исемен йөртә. Композитор сигез опера, өч балет, унҗиде эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100