news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе студентлары Болгар дәвере музыкасын торгыза

Шигъри-музыкаль кичә 18 декабрьдә 17.00 сәгатьтә була.

Казан консерваториясе студентлары Болгар дәвере музыкасын торгыза
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка кораллары экспозициясе салонында үткәрелә торган музыкаль кичәләрнең чираттагысы «Болгар дәрвишләре сөхбәтендә» дип атала һәм 18 декабрьгә билгеләнгән. Бу хакта шигъри-музыкаль кичәне оештыручы Казан консерваториясе галиме, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров хәбәр итә.

“Кичә Урта гасыр дәверендәге Болгарга, Болгар хәкиме Айдар хан, аның кызы Туйбикә һәм Габдерахман сәхабә яшәгән заман сәнгатенә багышлана. Болгар халкы гыйлемгә, сәнгатькә омтылышы белән дан казанган. Хан сараенда шагыйрьләр, музыкантлар иҗат иткән. Болгарда суфый-дәрвишләр хәрәкәте киң җәелгән”, - ди Геннадий Макаров.

Концертта Урта гасыр татар музыкасы классикасына хас дәф, думбра, танбур кебек музыка кораллары яңгырашларын, гаруз вәзене тәэсире аша барлыкка килгән ритмнар яңгыраячак. Композиция авторы - Геннадий Макаров. 

Башкаручылар – Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы студентлары.

Шигъри-музыкаль кичә 17.00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100