news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли

Мирсәет Яруллинның «Кеше» ораториясе күренекле композиторның тууына 80 ел булу хөрмәтенә багышлана.

Казан консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли. Ул 48 ел элек Мирсәет Яруллин тарафыннан язылган булган һәм 40 елдан артык яңгырамаган. Бу хакта консерваториянең матбугат үзәге хәбәр итә.

Консерваториянең иҗади коллективлары Мирсәет Яруллинның «Кеше» ораториясен күренекле композиторның тууына 80 ел булу хөрмәтенә башкара. Әсәр татар телендә яңгыраячак.

Оратория Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 30 октябрьдә яңгыраячак. Концерт программасына Мирсәет Яруллинның төрле елларда язылган инструменталь әсәрләре дә кертелгән.

Концерт программасында «TATARICA» оркестры, Казан музыка көллияте хоры, Казан музыка мәктәпләре хор коллективлары катнаша. Дирижер - Ринат Халитов. Концертны Идел Кыямов алып бара.

  • Мирсәет Яруллин - Татарстанның халык артисты, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Яруллиннар династиясе дәвамчысы. 1977—1989 елларда Татарстан композиторлар берлеген җитәкләде. 1999—2009 елларда Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot