news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан консерваториясе сәнгатькәрләре – Уфада
Алар Уфага Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулуга багышлап куелган “Башмагым” музыкаль комедиясе белән “Татарика” оркестры концертын алып килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Казанның Н. Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясе сәнгать осталары Башкортстанга иҗат сәфәренә килде.
Алар Уфага Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулуга багышлап куелган “Башмагым” музыкаль комедиясе белән “Татарика” оркестры концертын алып килде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Р. А. Халитов җитәкләгән “Татарика” оркестры, күп кенә чит илләргә йөрсә дә, аның Уфага беренче тапкыр килүе.
Кичә кич Казан кунаклары Уфа дәүләт сәнгать академиясенең концертлар залында чыгыш ясады. Уфага алып килгән концерт программасында алар Казан, Кырым, Себер, Әстерхан татарларының халык көйләрен дә, заманча татар музыкасын да, Латин Америкасы, шәрык, рус һәм Европа классикасын да яңгыратты.
Бүген Казан консерваториясе талант ияләре Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының зур залында тамашачыларга “Башмагым” музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Билетлар алдан ук сатылып беткән иде инде.
“Башмагым”да Кәрим бай ролен Артур Исламов, Сәрвәрне Айгөл Хәйри, ә инде яшь егет Галимҗанны талантлы якташыбыз, Бүздәк районы татарлары данын арттырган Филүс Каһиров башкара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot