Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан консерваториясе профессоры, виолончелист Альберт Әсәдуллин вафат
Тукай премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире Альберт Әсәдуллинга 70 яшь иде.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Альберт Әхәт улы Әсәдуллин вафат. Мәгълүматны консерваториянең матбугат үзәге раслады.
«Яңа гына хәбәр иттеләр. Әле генә вафат булган. Әлегә өстәмә мәгълүматым юк», — диде уку йортының матбугат үзәге җитәкчесе Александра Нагорнова.
Альберт Әсәдуллин — Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика һәм Габдулла Тукай исемендәге Тукай премияләре лауреаты, виолончелист, педагог Альберт Әхәт улы Әсәдуллин 2019 елда 70 яшен тутырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз