news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе Педагог һәм остаз елын ачты

Казан консерваториясе Педагог һәм остаз елын ачты
Казан дәүләт консерваториясенең матбугат үзәге

Казан консерваториясе студентлар иҗат иткән әсәрләрне симфоник оркестр башкаруында яңгырату практикасын яңартты. «Казан композиторлык мәктәбе. Буыннар әңгәмәсе» концертында яшь композиторларның әсәрләрен Казан консерваториясенең симфоник оркестры башкарды.

«Безнең композиторларыбыз һәрвакыт симфоник оркестр беән элемтәдә булган. Элемтә бүген дә өзелми – студентлар симфоник оркестр өчен язалар. Бүген өлкән буынның һәм яшьләрнең әсәрләре бер сәхнәдә яңгырый», - диде консерваториянең композиция кафедрасы мөдире Эльмир Низамов Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында концерт башланыр алдыннан журналистларга.

«Яңа әсәрләр белән мирасыбызны бер сәхнәдә яңгыратып без нәрсә саклануын, нәрсәнең алга баруын күрә алабыз. Иң мөһиме – яшь композиторларның әсәрләре тамашачы белән очраша», – дип дәвам итте ул.

Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин композиторлык мәктәбе тарихына тукталды. «Нәҗиб Җиһанов Казан дәүләт консерваториясе ачылгач ук композиторлар әзерләүгә игътибар итте. Идел буе республикаларының беренче милли композиторлары белемне Казан консерваториясендә алган», – дип искә төшерде.

Ул Рәшит Кәлимуллинның Россия композиторлар берлеген җитәкләп, Казан композиторлык мәктәбе традицияләрен дөньяга таратуын, шулай ук, Америкада иҗат итүче Мәсгудә Шәмсетдинованы искә алды. Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллиналарны безнең киләчәгебез дип атады.

Концертның беренче бүлегендә инде вафат булган композиторлар - композиция кафедрасы профессорлары Анатолий Луппов, Леонид Любовский, Александр Руденко, Борис Трубин әсәрләре яңгырады. Татарстан композиторлык мәктәбе остазларын тыңлау мөмкинлеге туды.

Икенче бүлектә 2023 елда композиция кафедрасын тәмамлап профессиональ композиторлар рәтен тулыландырачак егет-кызларның әсәрләре башкарылды. Болар - Кирилл Куликов һәм Всеволод Сарандов (доцент Елена Анисимова классы), Лилия Исхакова (доцент Виталий Харисов классы) һәм Анастасия Костюкова (доцент Эльмир Низамов классы).

Лилия Исхакованың «Җил нәрсә турында җырлый» симфоник картинасы беренче тапкыр симфоник оркестр белән башкарылды. Яшь композитор әсәрендә татар халык җырлары мотивларын куллануын әйтте. «Миңа татар фольклоры белән эшләү кызык иде. Мин татар фольклорының зур сәхнәдә яңача, заманча яңгыравын телим», – диде ул. 

Барлык әсәрләр дә Казан дәүләт консерваториясенең Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге симфоник оркестры тарафыннан башкарылды. Дирижер пульты артына маэстроны алыштырып булачак дирижерлар Иван Веретельный, Илназ Дудкин, Лю Тинтин басты. Орган партиясен Фәридә Нуруллоева башкарды.

«Музыка сәнгате өчен остазлык зур әһәмияткә ия. Чөнки һөнәри осталык серләре педагог белән укучының иҗади аралашуына бәйле», – ди буыннар бәйләнешен күрсәткән җанлы концертлар оештырырга карар иткән Казан консерваториясе ректоры, музыка белгече Вадим Дулат-Алеев.

Консерватория ректоры билгеләп үткәнчә, яшь композиторлар һәм композиция кафедрасы аерым игътибарга лаек, чөнки Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән Казан консерваториясе «Композиция» белгечлеге буенча түләүсез икенче югары белем алып булган музыкаль вузлар исемлегенә кертелгән. Казан консерваториясе шундый хокук бирелгән бердәнбер региональ югары уку йорты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100