Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан консерваториясе музыкаль белем бирү мәсьләләрен уртага салып сөйләшә
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте белән берлектә музыкаль белем бирү проблемаларына багышланган күчмә утырыш уздырды.
«Консерваториянең фәнни-мәгариф кластерының киңәйтелгән күчмә утырышы кысаларында Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә традицион музыка уен коралларын өйрәнү мәсьәләләренә кагылышлы түгәрәк өстәл утырышы узды», дип хәбәр итә консерваториянең матбугат үзәге.
Әлмәт музыка көллиятенең концертлар залында узган төп утырышта муниципаль мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, балалар музыка мәктәпләре директорлары һәм башкалар катнашкан. Утырышның модераторы – көллият директоры Гүзәл Пайдуллина.
Утырыш Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеевның Казан дәүләт консерваториясендә музыкаль белем бирү системасына кагылышлы доклады белән башланып киткән. Ректор музыкаль белем бирү оешмаларының эш бирүчеләр – концерт оешмалары һәм төрле мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә булуына басым ясаган.
Казан консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы мөдире Рөстәм Рәхмәтуллин вузда оешкан традицион уен кораллары ансамбле һәм аның «Яшьләр өчен Россиянең музыкаль традицияләре» гранты кысаларында эшчәнлеге турында сөйләгән. Бу өлкәдә булган җитди проблемаларны да җиткергән.
Түбән Кама районы мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина музыка сәнгате һәм музыкаль белем бирү өлкәсендәге кадрлар кытлыгы проблемасын күтәреп чыккан. Консерваториядә максатчан укытуны ул чишелеш юлларының берсе дип саный.
Күчмә утырыш кысаларында традицион музыка уен коралларын өйрәнү темасына кагылган түгәрәк өстәл дә уздырылган.
Күчмә утырышка килгән консерватория педагоглары Әлмәттә осталык дәресләре үткәргәннәр. Программада пианист Зөлфәт Фәхразиев концерты һәм «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә төрки музыка кораллары күргәзмәсе дә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз