news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясе корпусын мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә мөмкиннәр

Казан консерваториясе корпусын мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә мөмкиннәр
Фото: ТР Мәдәни мирас объектлары комитеты

Казанның Пушкин урамында урнашкан 15нче шәһәр училищесы бинасын РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә мөмкиннәр. ТР Мәдәни мирас объектлары комитетының шул хактагы боерык проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Эксперт бәяләмәләре 21 ноябрьгә кадәр чыгарылачак.

Бина 1914 елда Балык рәтләре урамында (хәзерге Пушкин урамы) төзелгән. 1945-1968 елларда бу бинада консерватория эшләгән, шуннан соң Казан педагогика институтының музыка факультеты урнашкан.

2010 елда Казан консерваториясе янә шул бинага күчә һәм бүгенге көндә дә шунда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot