news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясе Камал театрының яңа бинасында «Җәлил» операсын тәкъдим итте

Казан консерваториясе Камал театрының яңа бинасында «Җәлил» операсын тәкъдим итте
Фото: Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа зур сәхнәсендә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе «Җәлил» операсын тәкъдим итте. Спектакль композиторны искә алу көненә багышланды.

«‎Нәҗип Җиһанов 1988 елның 1 июнендә Уфада узган «Җәлил» операсының триумфаль тамашасыннан соң икенче көнне – 2 июньдә вафат була. Быел, Казан консерваториясенең 80 еллыгында, Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы һәм ярдәме белән әлеге операны консерватория студентлары һәм мөгаллимнәре куйды», – дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте.

Әхмәт Фәйзи либреттосына иҗат ителгән «Җәлил» операсы Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкны гәүдәләндергән шагыйрь Муса Җәлил тормышына, аның каһарманлыгына багышлана. «Шагыйрьнең исеме халыкның күңелендә Ватанга тугрылык үрнәге буларак мәңгегә сакланачак. Опера шагыйрьнең гомеренең соңгы сәгатьләрендә Моабит төрмәсендә утырган истәлекләренә багышлана», – диелә хәбәрдә.

‎Спектакльдә солистлар, опера студиясе хоры (мөдире – Әлфия Җаббарова), консерватория студентлары хоры (сәнгать җитәкчесе – Юрий Карпов), консерватория каршындагы урта махсус музыка мәктәбе хоры (җитәкчесе –Светлана Устюгова) һәм Ринат Халитов җитәкчелегендәге Казан консерваториясе симфоник оркестры катнашты. Төп рольләрне Айгиз Хәйдәршин (шагыйрь Җәлил) һәм Сөмбел Кыямова (шагыйрьнең хатыны Әминә) башкардылар.

  • Казан консерваториясе куелышындагы «Җәлил» операсының премьерасы 2025 елның 15 апрелендә «Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше» фестивале кысаларында узды. Камал театрының яңа бинасында исә әлеге операны 600дән артык тамашачы карады.

«Бу вакыйга Нәҗип Җиһановны искә алу гына түгел, сәнгатьнең кешеләрне рухландыруын һәм берләштерүен дәвам итүенең якты үрнәге дә булды. Ул тамашачылар хәтерендә бердәмлек һәм рух көче символы буларак калачак», – диде матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot