news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясе Камал театры сәхнәсендә «Җәлил» операсын тәкъдим итәчәк

Казан консерваториясе Камал театры сәхнәсендә «Җәлил» операсын тәкъдим итәчәк
Фото: Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте

2 мартта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә легендар «Җәлил» операсын тәкъдим итә.

Әхмәт Фәйзинең либреттосына иҗат ителгән «Җәлил» операсы әсирлектә чакта фашистларга каршы яшерен көрәш алып барган күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышына һәм батырлыгына багышланган.

Казан консерваториясе спектакльне ике истәлекле датага багышлый: Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулуга һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга.

Башкаручылар: Казан консерваториясе опера студиясе, хор һәм симфоник оркестры. Солистлар: Айгиз Хәйдәршин (Җәлил), Сөмбел Кыямова (шагыйрьнең хатыны) һәм башкалар.

Спектакльдә консерватория каршындагы урта махсус музыка мәктәбе хоры катнашачак. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе – профессор Әлфия Җаппарова. Спектакльнең музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры – профессор Ринат Халитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot