news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясе Җиңүнең 80 еллыгына «Севастополь вальсы» опереттасын тәкъдим итте

Казан консерваториясе Җиңүнең 80 еллыгына «Севастополь вальсы» опереттасын тәкъдим итте
Фото: Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Елена Гальперина һәм Юрий Анненков пьесасы буенча Константин Листовның «Севастополь вальсы» опереттасы күрсәтелде. Аны Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Казан тамашачысына беренче тапкыр тәкъдим итте.

«Консерваториянең опера студиясе солистлары һәм хоры (мөдире - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова), шулай ук ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatariсa» оркестры башкаруында, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Раупова куелышында мәхәббәт, патриотизм, дуслык һәм тугрылык турындагы музыкаль тарих Казан тамашачысы өчен әһәмиятле вакыйга булды», - дип хәбәр итә Казан дәүләт консерваториясенең матбугат хезмәте.

Әлеге фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, аның сәнгать җитәкчесе һәм идея илһамчысы ректор, профессор Вадим Дулат-Алиев.

«Спектакль үзенең масштабы һәм профессиональлеге белән тамашачыларны таң калдырды. Төп рольләрне Алинә Хөснетдинова, Динар Шәрәфетдинов һәм Элина Сафина башкарды. Концертта шулай ук «Сәйдәш» бию театры солистлары да катнашты, алар спектакльдә биюләрдә башкарды. Барлык артистларның чыгышлары тамашачыны битараф калдырмады, һәр әсәрне җылы итеп, алкышлар белән кабул иттеләр», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot