news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе думбрада уйнау буенча осталык дәресе бирә

Дәресне Жургенов исемендәге Казах милли сәнгать академиясе укытучысы Сырым Нурмолдин үткәрә.

Казан консерваториясе думбрада уйнау буенча осталык дәресе бирә
Рамиль Гали/архив

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт консерваториясендә думбрада уйнау буенча ачык осталык дәресе була. Бу хакта Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров хәбәр итә.

Дәресне Жургенов исемендәге Казах милли сәнгать академиясе укытучысы Сырым Нурмолдин үткәрә. Ул казак (төрки-кыпчак) думбрасында башкаруның төп уйнау алымнарына аңлатмалар бирәчәк, Казахстанның төрле өлкәләренә хас казак халык көйләренең өслүб (стиль) үзенчәлекләре турында сөйләячәк”, - ди Геннадий Макаров.

Ачык дәрес Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкаль сәнгате факультеты бинасында була.

Башлана 17.00. Керү ирекле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100