Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан консерваториясе «Җәлил» операсына чакыра
Казан дәүләт консерваториясе үзенең «Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше» фестивален Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы белән башлап җибәрә.
«Бу вакыйга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иң әһәмиятле мәдәни чараларның берсе булыр дип көтелә», дип хәбәр итә Казан консерваториясе.
Спектакльне Казан консерваториясе укытучылары һәм студентлары башкара.
Премьера Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 15 апрельдә көтелә. Башлана – 18.30.
«Билет сатудан кергән акчалар Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә тотылачак. Барыгызны да патритотик акциядә катнашырга чакырабыз», диелгән уку йортының матбугат үзәге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз