Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан консерваториясе 75 еллык юбилеен билгеләп узды
Казан консерваториясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясе үзенең 75 еллык юбилеен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры залында билгеләп үтте. Кичә дәвамында залда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
«Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип игълан ителгән елда мондый юбилей үткәрелү символик мәгънәгә ия. Музыка да кешене гомере буе озата баручы тел. Республиканың төп музыкаль вузы — консерватория — илебезнең иң яхшы музыкаль традицияләрен саклый, Россия һәм чит ил студентларын үз канаты астына җыя», — диде Татарстан Президенты Казан консерваториясен юбилее белән котлап.
Ул үз чыгышында Казанда консерватория ачылышында зур роль уйнаган һәм аның беренче ректоры булган Нәҗип Җиһановны искә алды. Аның юлын дәвам итеп, 33 ел дәвамында консерватория ректоры булган Рубин Абдуллинга рәхмәтләрен җиткерде.
«Җиһанов һәм Абдуллин традицияләренең бүген дә дәвам итүе әһәмиятле, профессиональлидерлык традицияләре алга таба да саклансын иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президентының Рәхмәт хатын Казан дәүләт консерваториясенең ректор вазифаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев кабул итеп алды. «Казан консерваториясе чыгарылышы булган шәхесләребез аша безне бөтен дөньяда беләләр. Казан консерваториясе — буыннар бергәлеге», — диде ул.
Казан консерваториясе адресына РФ мәдәният министры Ольга Любимова да рәхмәт сүзләрен юллаган.
Кичә Казан консерваториясеенң симфоник оркестры, Опера студиясе һәм башка коллективларының чыгышлары белән дәвам итте. Финал чыгышында дирижер пульты артына ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз