news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан композиторының “Вий” операсы Йошкар-Олада күрсәтеләчәк
10 ноябрьдә Мари Иленең Эрик Сапаев исемендәге дәүләт һәм балет театры сәхнәсендә Казанның яшь композиторы Елена Анисимованың Николай Гогольнең “Вий” әсәре буенча язылган камера операсы тәкъдим ителәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 10 ноябрьдә Мари Иленең Эрик Сапаев исемендәге дәүләт һәм балет театры сәхнәсендә Казанның яшь композиторы Елена Анисимованың Николай Гогольнең “Вий” әсәре буенча язылган камера операсы тәкъдим ителәчәк. Режиссер Мөнир Соколов куйган операда солистлар булып Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Опера студиясе студентлары чыгыш ясый.
Опера җиде сәхнә өлешеннән тора. Аның эчтәлегендә кешенең үз гөнаһларына, йомшак якларына каршы рухи көрәше чагылыш таба. Консерватория студентлары Гоголь геройларын уйнаганда үзенчәлекле бер атмосфера тудыра. Консерваториянең Юрий Карпов җитәкчелегендәге оркестр музыкаль эффектларны зур осталык белән җиткерә.
Опера беренче тапкыр 12 мартта Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында сәхнәләштерелә. 23 мартта аны Удмуртия Республикасы халкы күрә. Якын көннәрдә “Вий” операсын Ульяновск һәм Саранскида тәкъдим итү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot