Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан коммуналь хезмәтләренең Яңа ел ялларында кар чистартырга өстәмә техникасы әзер
Бәйрәм ялларында кар гадәттәгедән күбрәк яуса, булган 500 махсус техникага өстәп, тагын 400 машина эшкә чыгачак.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Казан хакимияте Яңа ел ялларында кар күп яуса дип, бөтен тиешле чараларын күреп куйган. Кар чистарта торган 500 берәмлек машинадан тыш, әгәр һава шартлары начарлана калса, тагын 400 машина җәлеп ителәчәк, аларны эшкә чыгару турындагы килешүләр төзелгән инде, дип хәбәр иттеләр бүген Казан хакимиятендә узган эшлекле дүшәмбедә.
Татарстан башкаласы шулай ук йортларның подвалларын су басу очракларына да тулысынча әзер, дип белдерә хакимият вәкилләре. Суны суыртып ала торган чаралар һәм электр генераторлары эшче хәлдә дип искәртә алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз