Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан командасы тимераякта синхрон шуу буенча Мәскәү «Novice Cup» ачык беренчелегендә җиңү яулады
Анда Татарстаннан барлыгы 4 команда катнашты
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Тимераякта синхрон шуу буенча Мәскәү «Novice Cup» ачык беренчелегендә Казан командасы җиңү яулады. Турнирда Татарстаннан барлыгы 4 команда катнашты, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Катнашучылар ике категориядә: икенче спорт разряды буенча һәм беренче спорт разряды буенча синхрон шуу командалары арасында ярыштылар. Халыкара тимераякта шуучылар берлеге стандартлары буенча катнашучылар башкарырга тиешле элементлар категориягә карап аерыла.
Казанның «Зилантики» командасы икенче спорт разряды буенча беренчелектә җиңү яулады. Татарстан данын яклап катнашкан башка командаларның нәтиҗәләре әллә ни мактанырлык түгел: шушы ук спорт разрядында Казанның «Авиатор-2» командасы - 9 нчы урында, Яшел Үзәннең «Льдинка» командасы 10 нчы урында калды. «Авиатор» беренче спорт разрядында - 11 нче урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз