Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» командасы «Идел буе» Яшүсмерләр футбол лигасында җиңүче булды
2009 елда туган уенчыларны туплаган «Казан» футбол командасы «Идел буе» Яшүсмерләр футбол лигасы беренчелегендә алтын медаль яулады. Сезонның 16 августта узган йомгаклау матчында безнең спортчылар «Челябинск-ОСШ» командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм үз төркемендә иң көчлесе икәнен исбатлады. Сезон барышында казанлылар «Нефтехимик», «Зенит-Ижевск», «Челябинск-ОСШ» һәм «Звезда» командаларын артта калдырды.
Шәһәр башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр итүенчә, футболчыларны бу җиңүгә тренер Рөстәм Кәнипов алып килгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз