news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан командасы Идел буе КВН Халыкара берлеге Лигасы чемпионлыгын яулады

Саранск шәһәрендә узган финал уенда Татарстан башкаласы командасының юморы алты команда арасыннан иң кызыклысы дип табылды.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә 1 декабрь кичендә узган Идел буе КВН Халыкара берлеге Лигасының финалында Татарстан башкаласыннан “Казан” командасы җиңде. Бу хакта Лиганың рәсми сайты хәбәр итә.

Барлыгы ярышта алты команда катнашты. Алар – Грозныйдан Чечня вузлары җыелма командасы, Самараның авыл хуҗалыгы академиясе җыелмасы, Волгоградның “Город питон”, Ульяновскиның “Город мечты” командалары, һәм Татарстаннан – Алабуганың “Система зажигания” белән республика башкаласының “Казан” командалары.

Финалга кадәр Лиганың рәсми сайтында оештырылган сораштырулар тамашачылар өстенлекне Чечня командасына бирүен күрсәткән. Нәтиҗәдә исә Лиганың чемпион исемен “Казан” командасы яулады. Икенче урында – самаралылар. Хәзер казанлылар КВН ның телевизион уеннарында катнашу хокукына ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100