Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан командасы идарә итүдә яңа алымнар бәйгесендә беренче урынны алды
Казан командасы идарә өлкәсендә яңа алымнар кулланучы иң алдынгы башкарма хакимият органын ачыклау буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыкты. «Шәһәр командасы белән идарә итүнең интеллектуаль системасы» проекты «Хакимият органнары һәм учреждениеләрнең кадрлар мөмкинлеген үстерү тәҗрибәсе» номинациясендә иң югары бәя алды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгегә бөтен илдән 340 проект тәкъдим ителгән иде, шулар арасыннан Казан башлангычы иң уңышлысы булып табылды. Бу проект кадрлар белән эшләү барышын бердәм итеп коруны күрсәтә. Шәһәрдә хезмәткәрләр белән эшләүнең уртак цифрлы системасы булдырылган: ул кандидат белән беренче танышудан башлап, хезмәткәрнең һөнәри үсешенә кадәрге барлык баскычларны үз эченә ала.
Кадрлар сәясәте идарәсендә сөйләүләренчә, система җиде төп юнәлешне берләштерә: эш бирүченең абруен күтәрү һәм «Казан командасы» порталы, цифрлы мәйданчыклар аша кадрлар җәлеп итү. Аларда 250 дән артык буш эш урыны урнаштырылган һәм 33 мең мөрәҗәгать теркәлгән.
Моннан тыш, проект вакансияләр мәйданчыклары белән бәйләнгән сайлап алу системасын да үз эченә ала – ул кандидатларның мөмкинлекләрен бәяләргә ярдәм итә. Яңа килгән хезмәткәрләргә эшкә тизрәк ияләшергә цифрлы бот булыша. Кадрларның электрон документ әйләнеше елына 10 меңнән артык документ эшкәртә. Ә «Пульс» мәйданчыгы хезмәткәрләрне укытуны, бәяләүне һәм үстерүне бергә туплап, кадрлар резервын туплый. Ясалма фәһем нигезендә эшләүче күрсәткечләр тактасы командадагы мөһим үзгәрешләрне күзәтеп бара.
Казанның бу уңышлары Мәскәүдә узган Финанс университетының XI Халыкара форумында тәкъдим ителде. «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә инновацияләр: якынайтучы карарлар» дип аталган пленар фикер алышу кысаларында шәһәр тәҗрибәсе белән Кадрлар сәясәте идарәсенең персонал белән идарә итү һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Нәсибә Әхмәтҗанова уртаклашты. Ул хезмәттәшләренә Казанда кадрлар эше ничек корылуы һәм команданың нәтиҗәлелеген арттыру өчен нинди цифрлы кораллар кертелүе турында сөйләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз