news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан клиникалары Федерация куйган таләпләргә әзер – Арслан Вәлиев

Конфедерацияләр Кубогының Казандагы баш табибы бездәге клиникаларның югары әзерлектә булуын җиткерде.

Казан клиникалары Федерация куйган таләпләргә әзер – Арслан Вәлиев
Рамиль Гали
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанда дөньякүләм спорт чарасы вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлекне тикшергән махсус комиссия февраль аенда ук югары бәя биргән. Конфедерацияләр Кубогының Казандагы баш табибы Арслан Вәлиев турнирга аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен оештырылган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
 
“Конфедерацияләр Кубогының Казандагы медицина ярдәме күрсәтә торган оешмалары – 7 нче номерлы хастаханә һәм Республика клиник хастаханәсе. Казан клиникаларының турнирга әзерлеге югары дәрәҗәдә. Без һәр мөрәҗәгать буенча тиешле эш алып барабыз”, – дип таныштырды Арслан Вәлиев. 
 
Баш табиб сүзләренә караганда, Конфедерацияләр Кубогы вакытында Халыкара футбол федерациясе тарафыннан куелган таләпләр бик югары һәм алар киләсе елга узачак Дөнья чемпионатыныкы кебек үк. 
 
“Таләпләр югары. Медицина ярдәме күрсәтү буенча стандартлар Универсиада һәм Казанда узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатыныкына караганда да кырысрак. Хәзер турнир узган һәр шәһәрдә Халыкара футбол федерциясенең медицина офицерлары кизү тора”, – диде Арслан Вәлиев. 
 
Аның сүзләренә караганда, республикадагы медицина хезмәткәрләре, мобиль бригадалар турнир алдыннан зур әзерлек узган. “Бу - безнең өчен бөтенләй яңа дәрәҗәдәге эш. Шуңа да карамастан, без моңа әзер. Универсиада һәм башка дөньякүләм ярышлар вакытындагы тәҗрибә дә нык булышты”, – диде турнирның баш табибы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100