news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан климатологы татарстанлылар өчен аномаль һава торышының өстенлекләрен атады

Җылы кыш һәм яңгырлы җәй республиканы янгыннар һәм боз сөңгеләреннән саклый, дип искәртте Юрий Переведенцев.

Казан климатологы татарстанлылар өчен аномаль һава торышының өстенлекләрен атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Аномаль һава шартлары зыян гына түгел, файда да китерә. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

Галим билгеләп үткәнчә, соңгы айларда Россиянең Европа өлешендәге, шул исәптән Татарстандагы һава торышы режимы Атлантика йогынтысында формалаша. Ул республикага актив рәвештә җылы һава массалары җибәрә, шуның аркасында Казан һ.б. шәһәрләр күпьеллык температура рекордларын яңартты.

«Мондый һава торышының үз өстенлекләре дә бар. Беренчедән, Атлантикадан даими рәвештә саф һава килеп тора. Җәен ул көнчыгыштагы урман янгыннарыннан килгән төтенне Казаннан куарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, йорт түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килми. Һәр кыш саен алар кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудыра иде. Быел алар юк – барысы да эреп бетте», - дип искәртте профессор.

Андрей Кузьминга биргән интервьюсында метеоролог 2020 елның язы, синоптикларның фаразларындагы ялгышларның сәбәпләре, планетадагы климат үзгәрешендә кешеләрнең роле һәм климатик корал булдыру мөмкинлеге хакында сөйләде.

Юрий Переведенцев белән интервьюны «События» сайтында укыгыз. Әңгәмәнең видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасындагы телевизион вариантын исә тамашачылар шимбә көнне – 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100