news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан китапханәләрендә илнең танылган әдипләрен искә алалар

Ирина Токмаковага 80 яшь һәм Юрий Олешаның тууына 110 ел тулуга карата күргәзмәләр, әдәби очрашулар оештырыла

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бу атнада Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы филиалларында танылган язучылар Ирина Токмаковага 80 яшь һәм Юрий Олешаның тууына 110 ел тулуга карата күргәзмәләр, әдәби очрашулар оештырыла.
Юрий Олеша 1899 елда Елисаветградта (хәзерге Кировоград шәһәрендә) бөлгән поляк дворяны гаиләсендә дөньяга килгән. 1902 елда гаилә Одессага күченеп килә һәм гимназиядә укыган елларында ук ул шигырьләр яза, «Кларимонда» шигыре 1915 елда «Южный вестник» газетасында бастырыла. Гимназияне тәмамлауга, 1917 елда университетка керә, 2 ел дәвамында хокук фәннәрен өйрәнә. Валентин Катаев, Эдуард Багрицкий, Илья Ильф белән берлектә «Шагыйрьләр коллективы» оештыра.
1921 елда Харьковка китеп, журналист булып эшли, вакытлы матбугатта шигырьләрен бастыра. 1922 елда исә әти-әнисе Польшага күченеп китү мөмкинлеге ала, үзе Мәскәүгә юл тота. «Зубило» тәхәллүсе белән фельетоннары, мәкаләләре тимер юлчыларның «Гудок» газетасында дөнья күрә тора. 1924 елда беренче проза әсәрен - «Три толстяка» (аның «Өч капкорсак» дигән татарчага тәрҗемәсе бар) роман-әкиятен яза һәм әсәре аша үзенең революциягә романтик мөнәсәбәтен белдерә. Укучылар арасында күп бәхәсләр уяткан әлеге әсәрне Ю.Олеша 1930 елда, МХАТ тәкъдиме белән, сәхнәләштерә һәм, 17 телгә тәрҗемә ителеп, ул әлегә кадәр дөньяның бик күп театрларында куела, балет языла, нәфис фильм төшерелә.
 Каләмдәшләренең шактыен җыеп алган Сталин репрессиясе елларында, төгәлрәге, 1936 елдан 1956 елга кадәр Юрий Олешаның әсәрләрен бастыру, исемен матбугатта телгә алу тыела, үзе Бөек Ватан сугышы елларында Ашхабадка эвакуацияләнә. 
 Аның «Зависть» дип аталган романы, хикәяләре, пьесалары, вафатыннан соң басылган «Ни дня без строчки» исемле китабы мәгълүм. Әдипнең фикерләре тупланган көндәлек рәвешендәге әлеге китап соңыннан «Книга прощания» дигән исем белән тулыландырылган вариантта янә бастырыла.
 Замандашлары әдипне кешеләр белән аралашканда гыйбарәләр, мәсәлләр белән фикерләрен белдерүче һәм әсәрләре буенча «метафора короле», нәфис сүз остасы буларак искә алалар. Тормышта аны «бер үк вакытта тылсымчы да, әкиятче, король һәм хәерче дә» дип атыйлар.
Юрий Карлович Олеша 1960 елда Мәскәүдә вафат була.     
Балалар язучысы һәм шагыйрәсе, тәрҗемәче Ирина Токмакова исә 1929 елда Мәскәүдә туган. Әтисе – инженер-электротехник, әнисе – Балалар йорты мөдире, балалар табибы. И.Токмакова кече яшьтән шигырьләр язса да, үзендә әдәби сәләт юк дип саный һәм лингвист белгечлеген сайлый. 1953 елда МДУның филология факультетын тәмамлый, гомуми һәм чагыштырма тел белеме буенча аспирантурада белем эсти, бер үк вакытта тәрҗемәче булып эшли. Аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иҗат ителгән берничә повесть-әкияте, инглиз һәм швед фольклор шигырьләреннән тәрҗемәләре билгеле.
И.Токмакованың «Времена года» (1962), «Сказка про Сазанчика» (1970), «Летний ливень» (1980) һ.б. шигырьләр җыентыклары,  «Сосны шумят» (1966), «На родной земле: Предание» (1975) проза китаплары, драма әсәрләре, әкиятләре бар. Чит ил әдәбиятыннан классик әсәрләрнең күбесе белән балалар нәкъ менә Ирина Токмакованың тәрҗемәләре аша таныша. Алар арасында Кеннет Грэмның «Ветер в ивах», Сельма Лагерлёфның «Путешествие Нильса на гусях», Джеймс Мэтью Барриның «Питер Пэн», Алан Александр Милнның «Винни Пух» һәм Туве Янсонның «Чудесные сказки о Муми-троллях» һ.б. бар. Алардан тыш, «Морозко», «Сестрица Алёнушка и братец Иванушка», «Кукареку», «Звёздные мастера» һ.б. пьесалары Россия театрларында куела, язучы Софья Прокофьева белән берлектә иҗат ителгән «Стрелы Робин Гуда», «Подарок для Снегурочки» һәм «Дикие лебеди» әсәрләре яратып укыла.
Ирина Петровна Токмакованың шигырьләре һәм әкиятләре дөньяның 20 теленә тәрҗемә ителгән. СССР Язучылар берлегенә аны Самуил Мрашак, Агния Барто һәм Валентин Берестов тәкъдим иткән.
Балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен И.Токмакова А.С.Грин исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясенә (2002), Л.Н.Толстой исемендәге премиягә (2002) һәм РФ Дәүләт премиясенә (2003), Х.К.Андерсен исемендәге Халыкара дипломнарга (1979, 1982) ия.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot