Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кирмәненең Спас манарасында «НУР» фестивале кысаларында яктырту тамашасы була
29 майдан 31 майга кадәр «НУР» халыкара медиа-сәнгать фестивале кысаларында Казанда Спас манарасы яктыртулы инсталляция мәйданчыгына әвереләчәк.
Конкурста үз проектларын Россия, Франция, Италия һәм Кытайдан сигез студия тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләрне интерактив тавыш бирү аша тамашачылар билгеләячәк.
Архитектура һәйкәлен 3D форматта чагылдыру технологиясе ярдәмендә җанландырачаклар.
Яктырту тамашасы 29 майдан 31 майга кадәр 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр барлык шәһәр халкы һәм кунаклары өчен гамәлдә мөмкин булачак, дип хәбәр ителә «НУР» фестивале сайтында.
Исегезгә төшерәбез, «НУР» фестивале – Казанда уза торган бәйсез мәдәни вакыйга, ул бөтен дөньядан медиа-рәссамнарны, музыкантларны һәм чыгыш ясаучылары берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз