news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кирмәненең баш архитекторы Сөембикә манарасына туристларның зыян салуын әйтте

«Бу бинаның җимерелүенә китерә. Мин моны вандаллык дип тә атар идем», — диде белгеч.

Казан Кирмәненең баш архитекторы Сөембикә манарасына туристларның зыян салуын әйтте
Салават Камалетдинов

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Забиров туристларның Сөембикә манарасындагы кирпечләр арасына акча һәм теләкләр язылган кәгазь төргәкләре тыгуларын әйтте.

«Манараның аскы өлешендә сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрешләр бар. Израильдәге „Стена Плача“ объектындагы кебек, халык кирпеч белән кирпеч арасындагы измәне чокып, арасына акча, теләкләр язылган кәгазьләр тутыра. Бернинди дәгъвалар юк, әмма бу бинаның җимерелүенә китерә. Мин моны вандаллык дип тә атар идем», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Архитектор әйтүенчә, манараның эченә керә торган өлешенә капкалар куйгач, туристлар манараның эчке ягына керүдән туктаган.

«Әмма ул капка манараның тышкы якка чыгып тора торган почмакларын капламый, шуңа киләчәктә манара тирәсен тулаем тотып аласы иде. Мәсәлән, киртәләр куярга мөмкин. Ярыклар барлыкка килгән урыннарны болай гына сылап куеп булмый, ул конструкциянең тышкы кыяфәтен үзгәртәчәк», — ди ул.

 

Ярыкларга тыгып калдырган акча

Рөстәм Забиров тарихи объектны кул белән тоту бинага зыян сала алмый дип саный. «Халыкның теләге аңлашыла: кеше тарихи чорда төзелгән корылманы тотып карыйсы, үзен шул чорда хис итеп карыйсы килә. Меңләгән чакрымнан килеп, бинаны күрү — бер, ә тотып карау икенче хисләр тудыра», — ди ул.

Реставрацияләү проекты 2015 елда эшләнелгән булган. «Россиянең мәдәният министрлыгы белән килештерүгә тәкъдим иткәндә, кайбер кисәтүләр ясалды. Аларны хәл итәргә кирәк иде. Кызганыч, алар әлегәчә хәл ителмәгән. Без бу хакта ел саен әйтә киләбез. Быел бу ситуация хәл ителер дип өметләнәм. Бинаның нигезен ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Реставрация ясау мөмкин, ул кирәкле эш», — диде Рөстәм Забиров.

Рөстәм Забиров белән әңгәмәне «Интертат» сайтында укып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100