news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кирмәненең баш архитекторы: Сөембикә манарасы йөз елдан соң җимерелергә мөмкин

«Исәпләүләр буенча, җимерелү куркынычы янарлык кадәр авышу 2 метр 45,3 миллиметрны тәшкил итә», — дип фараз ясады Рөстәм Забиров.

Казан Кирмәненең баш архитекторы: Сөембикә манарасы йөз елдан соң җимерелергә мөмкин
Салават Камалетдинов

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Забиров Сөембикә манарасы җимерелү куркынычы янарлык кадәр авышкан очракта, бинаның йөз елдан соң җимереләчәген әйтте.

«Исәпләүләр буенча, җимерелү куркынычы янарлык кадәр авышу 2 метр 45,3 миллиметрны тәшкил итә. Ул шушы авышуга йөз елдан соң җитәчәк. Әгәр дә ул шундый халәткә кала икән, ихтимал, манараның өске ике яки өч каты гына җимерелер. Әлбәттә, бина тулаем җимерелеп төшмәячәк, чөнки аскы яруслары зур. Ул яруслар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә түгел», — диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, манараның авышуы турында беренче күзәтү 1910 елда теркәлгән була. «Бина 39 сантиметрга авышкан дип исәплиләр һәм металл корылма белән ныгытмакчы булалар. Соңрак 1913, 1941 елларда күзәтүләр ясалган. 1947 елдан ике елга бер тапкыр яхшы һәм начар һава шартларындагы үзгәрешләрдә күзәтү ясала», — дип аңлатты ул.

«1985-1990 елларда манараның нигезен 20 метр озынлыктагы буроинъекцион тимер-бетон субайлар кагып ныгыттылар. Субайларның очы известьташка таяна. Тик ныгыту эше ахырына кадәр башкарылмады, авышу туктады дип, эш ТАССРның Мәдәният министрлыгы карары белән туктатылды. Ныгытудан соң манараның авышуы, чыннан да, кимеде. Ләкин ул ава барудан туктамады», — ди архитектор.

Рөстәм Забиров 1993-2020 елларда манараның тагын 10 сантиметрга авышуын, гомуми авышу 2,08 метр тәшкил итүен (елына уртача 3,7 мм) әйтте. «2001 елда Казах баш архитектура-төзелеш академиясе фәнни-тикшеренү эшләре үткәрде. 2013 елда манараның җир өсте өлешендәге төзелеш конструкцияләрен өйрәнгәннән соң, техник нәтиҗә ясалды. Аны ике томлык китап итеп тә чыгардылар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100