news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кирмəнендə TAT CULT FEST фестивале башланды

Фестивальдə дөньяның 20 шәһәреннән килгән 30 иң яхшы татар төркеме чыгыш ясар, дип көтелə.

(Казан, 30 август, "Татар-информ, Зилə Мөбəрəкшина). Бүген Казан Кирмəнендə "TAT CULT FEST" шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале башланып китте. Фестивальне "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə күзəтə.

"TAT CULT FEST" - Казан Кирмәненең бөтен территориясен алып тора. Ул шəһəр кунакларына музыка, кино һәм сәнгать дөньясыннан уникаль халыкара программа тәкъдим итəр, дип көтелə.

Хəзерге минутларда фестивальнең "Әдəби мəйданчыгы" ачылды. Ул Татарстан дəүлəтчелеге тарихы музее ишегалдында урнашкан. Мəйданчыкта "XX-XXI гасыр татар əдəбияты хроникасы күргəзмəсе тəкъдим ителгəн.

Дизайн-маркет мəйданчыгында SEMENOV Jewelry, «Солнце внутри Казани», «Юлбасма» нәшрияты, УЕН, Made by Kamalova, Good Goods, PLATYA JASMINE
Gift Shop Kazan, Платон-минерал, CHIBOVA, KOLONOK, СВОИ, ELIZABETH CREATIVE STUDIO, TAT CULT FEST, ИНДЕ ширкатьлəре үзлəренең продуктларын сата.

"Татарстан Республикасы" күргəзмəсендə төрле фотолар тəкъдим ителгəн.

Кол Шəриф мəчете янында KidSpace балалар мәйданчыгы эшли.

Фестивальнең рок, фьюжн һәм электрон сәхнәләрендә дөньяның 20 шәһәреннән килгән 30 иң яхшы татар төркеме чыгыш ясаячак. Алар заманча милли музыканың төп казанышларын тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, көннең икенче яртысында Казан режиссерларының, артистларының киноларын һәм театраль перфомансларын, яшь рәссамнарның интерактив арт-объектларын һәм махсус проектларын күрсәтү оештырылачак.

  • TAT CULT FEST фестивале сәгать 12:00дә башланып, 0:00дә тәмамланачак һәм Казан Кирмәненең 4 сәхнәсендә һәм 13 урынында үтәчәк. Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьлəре форумы һəм Казанның башка шəһəр берлəшмəлəре ярдәме белән уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot