news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинотеатрларында Путин юлламасының туры трансляциясен күрсәтергә планлаштыралар

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын Казанның «Синема 5» кинотетарларында күрсәтәчәкләр. «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, күрсәтүләр бушлай, ә керү ирекле булачак.

«Бушлай күрсәтүләр «Синема 5» челтәренең барлык кинотеатрларында, шул исәптән Казанда да булачак. Буш урыннар булуга карап, керү ирекле булачак», – дип сөйләде редакция журналистына «Синема 5» кинотеатрлары челтәренең коммуникацияләр бүлеге җитәкчесе Артем Павловский.

Кремльдә хәбәр итүләренчә, Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot