news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинорежиссеры Юлия Захарова халыкара питчингта гран-прига ия булды

Казан кинорежиссеры Юлия Захарова халыкара питчингта гран-прига ия булды
Фото: Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Халыкара кинопроектлар питчингында гран-при «Квартира №7» проекты өчен Казан режиссеры Юлия Захаровага бирелде. Җиңүчегә 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Халыкара питчинг кинофестивальнең Эшлекле программасы кысаларында Казан Кремленең Гавәми урыннарында үтте.

Быел питчингка 20 илдән 144 гариза кергән. Шулардан 13 проект кыска исемлеккә өчен сайлап алынган. Авторлар үз проектларын эксперт комиссиясе алдында яклады.

Комиссия Татарстаннан кергән ике проектка өстенлек бирде. Болар – режиссер Павел Соколовский һәм продюсер Алина Ризванованың «Азгар» һәм режиссер Юлия Захарованың «Квартира №7» кинопроектлары. Күпчелек тавыш белән «Квартира №7» кинопроекты җиңүче дип табылды.

Җиңүче проектта вакытлычы бер фатирда яшәргә мәҗбүр булган рус, кытай һәм индус гаиләләре турында сүз бара. Алар арзанга фатир сатып алганда мошенниклар корбаны булып, шул хәлгә калалар.

Эксперт комиссиясендә Һиндстан, Иран, Мисыр, Сирия киностудияләре вәкилләре, Мәскәүдән Региональ кинематографиягә ярдәм фондының башкарма директоры Дмитрий Якунин, Россия кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары Лариса Солоницына, кино белгече, продюсер, киносценарист Татьяна Тренина һәм башкалар бар иде.

Төп приздан тыш Юлия Захаровага Һиндстанның «Zakariya Entertainment» кинокомпаниясеннән һәм Россиянең «TheOneFilm» кино мәктәбеннән 100 әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды. «TheOneFilm» кино мәктәбенең тагын бер сертификаты Новосибирскидан «Пусть никто не спит» проектына бирелде.

Татарстан проектларына Татарстанның «Фотозум Рентал» кинокомпанияя җиһаз арендалаганда 50 процент ташлама ясалачагын хәбәр итте. Моннан тыш «Азгар» Игоря Сиденконың тавыш яздыру студиясеннән тавыш постродакшны өчен сертификатка ия булды.

Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йорты директоры, режиссер Екатерина Головня «Квартиры №7» фильмы әзер булгач та аны Үзәкнең 1000 урынлы залында күрсәтергә вәгъдә итте.

Юлия Захарова – Казан дәүләт мәдәният институты доценты. «Тарлан», «Мишка», «Хәлимә» фильмнарының кинорежиссеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100