news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестиваленең Милли конкурсында Юлия Захарованың «Мишка» фильмы җиңде

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсында Юлия Захарованың «Мишка» фильмы җиңде. Кинорежиссёр Юлия Захаровага кинофестиваль статуэткасын кинофестиваль кунагы - данлыклы режиссер, музыкант Эмир Кустурица тапшырды.
Казан Ратушасында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы бара.
Кинофестивальнең Милли конкурсында катнашкан тагын берничә фильм махсус бүләккә лаек булды.
«Тамашачы мәхәббәте» призын тапшырырга сәхнәгә чыккан Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Əхмәдиева үзе алдыннан кинофестиваль призын кабул итеп алган Юлия Захарованың үз институтларында эшләвен горурланып әйтте. Роза Əхмәдиева «Тамашачы мәхәббәте» призын «823» тулы метражлы нәфис фильмы режиссерлары Ирек Хафизов белән Əмир Галиәскаровка тапшырды.
Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова 3 милли фильмга махсус призлар тапшырды. Əлеге призга лаек дип Ләйлә Сәлахетдинованың «Хасите. Легенда Татарстана», Олег Кондрашовның «Мой народ - татары. Код успеха» һәм «Татармультфильм» берләшмәсенең «Əлдермештән Əлмәндәр» анимацион фильмнары сайланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot