news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестиваленең «Милли бәйге» номинациясе җиңүчеләре билгеле

Казан кинофестиваленең «Милли бәйге» номинациясе җиңүчеләре билгеле
Рамил Гали

Казан кинофестиваленең «Милли бәйге» номинациясе җиңүчеләрен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова игълан итте.

«Һәр милләтнең байлыгы талантлы, ирекле шәхесләр. Ул шәхесләргә вкытында рәхмәт әйтә белергә кирәк», диде Ирада Əюпова.
«Кемдер кызыл келәмнән үтүче йолдызларны көтә, кемдер ачылу-ябылу тантанасын. Минемчә, иң кыйммәтлесе кинофестиваль кысаларында аралашу», дип двам итте ул.

«Иң яхшы документаль милли фильм» номинациясендә Зөфәр Хәйруллинның «Посланник» фильмы җиңүгә ирешкән.

Призны кинорежиссёр Зөфәр Хәйруллин фильм герое Фәнис белән бергә алды. Режиссёр фильмның күп фестивальләрдә катннашып, уңышлы кабул ителүен ассызыклады.

«Иң яхшы милли фильм» - Әмир Галиәскаровның Мөхәммәт Мәһдиевның шул исемдәге повесте буенча төшерелгән «Без 41 ел балалары» фильмы.

  • Программада Татарстанда, Татарстан турында яки Татарстан катнашында төшерелгән фильмнар катнаша. Сайлап алу комиссиясе әлеге программага 10 фильмны сайлап алган.
  • «Пирамида» үзәгендә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы бара. Владимир Хотиненко җитәкчелегендәге жюри фестиваль лауреатларын игълан итә.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7 – 11 сентябрь көннәрендә үтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100