Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестиваленең жюри комиссиясе быел дистанцион эшли
Казан халыкара мөселман кинофестивале быел ябык форматта уза.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XVI Казан кинофестиваленең жюри комиссиясен танылган киносценарист, ВГИК профессоры, СССР һәм Үзбәкстан Дәүләт премияләре лауреаты Одельша Агишев җитәкли. Быел комиссия читтән торып кына эшли. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Быел фестивальнең жюри комиссиясе эшен тулысынча ябык форматта алып барачак. Фильмнарны дистанцион карап бәяләячәкләр. Одельша Агишев рәислегендәге жюри утырышлары да онлайн режимда үткәреләчәк.
Жюри составында Бангладеш кино белгече Садия Кхалид, Казахстан актеры Фәрхәд Абдраимов, Таҗикстан режиссеры һәм сценаристы Сафарбек Солиев һәм Башкортстан режиссеры Булат Юсупов бар.
- Быел Казан кинофестивале техник режимда уза һәм тамашачы өчен ябык булачак. Фильмның шорт битенә 52 фильм кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз