news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестиваленең "Яшь Россия" бәйгесе призы Чечняга китә

Һава Мухиеваның "Агач" фильмы туксанынчы еллардагы Чечняны күрсәтә.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Яшь Россия" бәйгесе призы Чечняга китә. Мәртәбәле жюри яшь кинематографистларның иң яхшы эше дип Һава Мухиеваның "Агач" кыска метражлы фильмын тапты. Статуэтканы яшь режиссер кыз үзе кабул итеп алды.

Һава Мухиеваның "Агач" фильмы туксанынчы еллардагы Чечняны күрсәтә. Режиссер үзе күргән, үзе күңелендә йөрткән вакыйгаларны кинематография теле белән сөйләп биргән.

"Яшь Россия" бәйгесендә бер Татарстан фильмы да катнашкан иде. Бу - Нәсүр Юрушбаевның яшь режиссер Әмир Галиәскаров белән бергә төшерелгән "Нигез йорт" кыска метражлы фильмы.

news_right_1
news_right_2
news_bot