Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кинофестиваленең Милли конкурсында рус телендә төшкән фильмнар җиңде
«Милли конкурс» җиңүчеләрен сәхнәдән мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов котлады.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсында рус телендә төшкән фильмнар җиңде.
«Милли конкурс» җиңүчеләрен сәхнәдән мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов котлады.
Милли конкурсның төп премиясе Айнур Зиннәтовның «Прохлада глаз» фильмына тапшырылды. Призны режиссер Айнур Зиннәтов һәм төп рольне башкарган актер Эдуард Айткулов кабул итеп алды. Призның суммасы 200 мең сум.
Иң яхшы документаль фильм — Наталья Топалның «Будьте же счастливы» фильмы.
Кыска метражлы фильм — Галиябану Бәхтиярованың «Айрат значит удивительный» фильмы.
Балалар өчен иң яхшы милли фильм — Елена Ермолинаның «В лес за осиной» мультфильмы.
Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз