news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивалендә Нурания Җамали ике фильм белән катнаша

Нурания Җамалиның “Минтимер һәм аның дуслары” фильмы конкурстан тыш күрсәтелә.

Казан кинофестивалендә Нурания Җамали ике фильм белән катнаша
Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Кинорежиссер Нурания Җамали Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә ике фильмын тәкъдим иткән. Аларның берсе – «Юллар чатында» Милли конкурс программасына кертелсә, икенчесе конкурстан тыш «Казан премьералары» программасында күрсәтелде.

«Конкурска ике фильм бирү ярамый икән, шуңа безнең «Минтимер һәм аның дуслары» фильмы конкурстан тыш күрсәтелә. Минтимер исемен ишеткәч сез фильмны Шәймиев турында дип уйлагансыздыр, ләкин бөтенләй икенче төрле фильм караячаксыз», - дип тәкъдим итте фильмын Нурания Җамали тамашачыга.

«Бу фильм авылга, телебезгә һәм илебезгә мәхәббәт турында», – дип дәвам итте ул. Тамашачыга фильмда катнашучы артистлардан залда утырган Әзһәр Шакиров тәкъдим ителде.

Фильм әти-әнисенең Минтимер исемле үсмер малайны авылга татар теле өйрәнергә кайтаруы турында. Малай авылда Әминә исемле кыз һәм Рөстәм исемле малай белән дуслаша.

Фильмны караган танылган җырчы Гөлзада Сафиуллина Нурания Җамалины татар бәхетенә туган режиссер дип атады. Фильм өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Минем өчен бу мелодрамаларга тиң фильм. Безнең яшьләр анимацион фильмнар һәм фэнтези карый. Аларга шулар кызык. Көнкүреш темалар белән яшьләрне шаккатырып булмый. Хәзерге вакытта минем героем кебек авылда калам дип яшәүчеләр дә бик сирәк», – диде фильмда төп геройларның берсен уйнаган Казан театр училищесы студенты Айрат Шамс.

«Фильм төшерү барышында төрле хәлләр килеп чыкты. Монда миңа бераз һавада «очып йөргән» малайны уйнарга туры килде. Мин режиссер кушкан белән укытучыларым өйрәткәннең аралыгын сакларга тырыштым. Мин фильмнан канәгать»,- диде ул.

Ул үзенең герое Рөстәмне яхшы яктан күрсәтәсе килүен ассызыклады.

  • Казанда халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Бүген ул Камал театры залында ачыла. Көн дәвамында «Корстон» сәүдә үзәгендә кинофестивальнең конкурс фильмнары күрсәтелә. Кинофестиваль чаралары Казан Кремленең Гавәми урыннарында, «Мир» кинотеатрында һәм Казан мәдәният институтында да үтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100