Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивалендә Зифа Кадыйрованың “Сөмбел” фильмы күрсәтелергә мөмкин
“Сөмбел” фильмы 2019 елда Татарстан белән Үзбәкстан копродукциясе буларак төшерелде.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән “Сөмбел” фильмы күрсәтелергә мөмкин. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итә.
“Сөмбел” фильмы 2019 елда Татарстан белән Үзбәкстан копродукциясе буларак төшерелде. Продюсерлары – Татарстаннан Миләүшә Айтуганова һәм Үзбәкстаннан Улугбек Абдуллаев.
Фильмның режиссеры - үзбәк кинорежиссеры Рәшит Маликов. Икенче режиссер - Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев.
«Сөмбел» фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара. Ул Ташкентта рус телле театрда эшли. Аның партнерлары - Динар Хөснетдинов һәм Айдар Вәлиев – татар театры актерлары.
Фильмның сюжеты буенча Сөмбел авылда яши, Булат белән тормышлары барып чыкмагач, ул баласын алып Бохарага китә. Сөмбелгә Булатның бертуганы Байрас та гашыйк. Ул күпмедер вакыттан Сөмбел янына Бохарага килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз