Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивалендә “Зөләйха күзләрен ача” сериалыннан эксклюзив кинокадрлар күрсәтелде
Казанда кичә халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасының эксклюзивы буларак “Зөләйха күзләрен ача” сериалыннан кадрлар күрсәтелде.
Алып баручылар Юлия Рутберг һәм Искәндәр Хәйруллин сериалның ватандашыбыз Гүзәл Яхина китабы буенча Татарстан территориясендә төшерелүен искәртеп үттеләр. Аның төп герое татар крестьян хатыны Зөләйха булуын әйттеләр.
“Зөләйха күзләрен ача” сериалы Татарстанның Лаеш районында, Казан университеты һәм Казан Кремле янында төшерелде. Төп герой Иван Игнатовның көрәштәше ролендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин да уйный. Сериалда массовкада татар артистлары күп катнаша.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Ачылу тантанасы Камал театры залында узды. Кинофестиваль Татарстан башкаласында “Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” саммиты барган көннәрдә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз