news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивалендә Вера Глаголеваның соңгы фильмы катнашачак

“Не чужие” тулы метражлы нәфис фильм кинофестивальнең төп программасына кертелгән.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестиваленең матбугат хезмәте журналистларга кинофестиваль фильмнарын тәкъдим итүне Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмыннан башлап җибәрде.

“Не чужие” – Россиянең халык артисты Вера Глаголеваның соңгы эше. Вера Глаголеваның 2017 елның 16 августында каты авырудан вафат булды. 2009 елда аның “Одна война” фильмы Казан кинофестиваленең Гран-приына лаек булган иде.

“Не чужие” тулы метражлы нәфис фильм кинофестивальнең төп программасына кертелгән. Оештыручылар фильм тематикасының Казан кинофестивале концепциясенә туры килүен билгеләп уздылар.

Фильмда вакыйга кечерәк кенә бер провинциал рус шәһәрендә бара. Мәскәүдә шәхси проблемаларга юлыккан Людмила туган йортына әйләнеп кайта. Биредә аның әнисе һәм ике баласы белән тол калган Галина яши. Галина үзенең хатын-кыз бәхетен тапкан – ул Урта Азиядән килгән Рөстәмгә гашыйк һәм бала көтә. Алар өйләнешәләр, кыз балалары да туа. Шул вакытта арага Людмила керә, гаилә тынычлыгын боза. Финалда үзләрен әниләренә һәм әбиләренә кирәксез дип тойган ике малай – Галинаның уллары әтиләре үлгән карьерга үлем эзләп чыгып китәләр. Аларны башта бу малайларны кирәксенмәгән Рөстәм коткара. Ә апасы бәхетен җимереп үз бәхетен корырга маташкан кире герой – Людмилага кире китергә генә кала.

Фильмның 80 процентын Вера Глаголева үзе төшереп өлгергән. Калган өлешен төшерү төркеме аннан башка гына эшләп бетергән. Фильм беренче мәртәбә “Кинотавр” кинофестивалендә күрсәтелде. Көзгә ул прокатка чыгачак.

  • Казан халыкара мөселман кинофестивале 4 -10 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100