Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивалендә Салават Юзеевның 10 фильмы ретроспективасы күрсәтеләчәк
Салават Юзеев, кинофестивальнең жюри әгъзасы булганга күрә, фильмнары белән кинофестивальдә катнаша алмый.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Салават Юзеевның «Корбан-роман» нәфис фильмы, ике сезон татарометражкалары һәм өч документаль фильмы XIII Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең ретроспективалар программасында күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Салават Юзеев үзе әйтте.
Искәртеп узабыз, быел Салават Юзеев, кинофестивальнең жюри әгъзасы булганга күрә, фильмнары белән кинофестивальдә катнаша алмый. Кинофестиваль кысаларында ретроспективалар мәйданчыгы буларак сайланган «Киномакс» кинотеатрында Андрей Кончаловский, Николай Досталь һәм Салават Юзеев фильмнарының ретроспективасы булачак.
«Документаль фильмнардан фольклорчы галим Геннадий Макаровка багышланган «Возрождая звук» фильмын, «Шуну, которая придет» һәм быел гына премьерасы булган «Күкшел егетләре»н сайладым», – диде Салават Юзеев.
Салават яңа гына «Күкшел егетләре» документаль фильмнары белән Горький кинофестиваленнән кайтуын һәм «Мин – киллер» татарометражкасы белән Калининград кинофестиваленә җыенуын әйтте.
Кинорежиссер ике татар егетенең – Илшат Рәхимбай белән Байбулат Батуллин фильмнарының конкурс программасына керүенә сөенүен белдерде.
Казан халыкара мөселман кинофестивале 5-11 сентябрьдә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз