news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивалендә Милли бәйге җиңүчеләренә акчалата приз бирәләр

Татарстан фильмнары Милли бәйгедә тулы метражлы, кыска метражлы, документаль һәм анимацион фильм номинацияләрендә катнаша.

Казан кинофестивалендә Милли бәйге җиңүчеләренә акчалата приз бирәләр
Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан фильмнары - тулы метражлы, кыска метражлы, документаль һәм анимацион фильмнар Милли бәйгесе кысаларында дүрт номинациядә көч сынаша. Болар – тулы метражлы милли һәм кыска метражлы нәфис фильмнар, документаль фильмнар һәм балалар өчен фильмнар.

Милли конкурс җиңүчеләре, башка номинацияләрлән аермалы буларак, акчалата премия дә ала. Бу призларның гомуми суммасы - 500 мең сум. Иң яхшы тулы метражлы фильм җиңүчесе - 200 мең сум, башка милли конкурс номинацияләре җиңүчеләре 100әр мең сум премия алачак.

Милли конкурста 2018 елда берьюлы төрле форматтагы 15 фильмны үзенә җыйган. Алар – Айдар Габдрахмановның “Яу”, Елена Ермолинаның "Гульназек - победитель дивов", Рамил Һадиуллинның "Я за отца досматриваю сны", Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның "Свет веры", "Зачем я это делаю" (режиссеры – Alesha), Юрий Гвоздьның "Личное дело Фикрята Табеева", Зөфәр Хәйруллинның "Триптих", Сергей Киатровның "Век Татарстана", Даниил Фәйзрахмановның "Домой", Влада Васильеваның "Рабочий момент", Әмир Гатауллинның "Коран: от ниспослания до Казанского издания", Александр Ширмановның "На первый этаж", Рудольф Хайнуровның "Пять ответов до дна" һәм Нурания Җамалиның "Үксезләр» фильмнары. Тагын бер кинотасманы – "Чистополь. Из жизни малого города" фильмын Россия режиссеры Галина Долматова төшергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100