news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестивалендә "Хозур ТВ" социаль роликлар премьерасын тәкъдим итә

Кыска метражлы фильмнарны тәкъдим итү чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм әйдәп баручы мөселман блогерлары катнаша.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). 10 сентябрьдә Татарстан башкаласында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Хозур ТВ" телекомпаниясенең кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыска метражлы фильмнарны тәкъдим итү чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм әйдәп баручы мөселман блогерлары, шул исәптән танылган Россия актёры, "Ласковый май", "Экипаж" һәм башка фильмнарда төшкән Сергей Романович катнаша.

Фильмнар премьерасы "Ривьера" күңел ачу комплексында узачак. Башлана - 10.00 сәгатьтә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot