news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестивалендә Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк

Шушы көннәрдә Казанда Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан фильм төшерү максаты белән Кыргызстан кинематографистлары делегациясе булып китте.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Чыңгыз Айтматовның әсәрләре буенча куелган фильмнар ретроспективасы аерым программа булып барачак. Программа күренекле кыргыз язучысының 90 еллыгына багышлана. Әлеге карар Казан халыкара кинофестивале дирекциясенең Кыргызстан кинематографистлары белән очрашу вакытында кабул ителгән. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә. Казан кинофестиваленә Чыңгыз Айтматовның улы Әскар Айтматов та чакырулы.

Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә Казанда Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан фильм төшерү максаты белән Кыргызстан кинематографистлары делегациясе булып китте. Делегацияне күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның улы Әскар Айтматов җитәкләде. Кинематографистлар үз эшләрен Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә туган Кукмара якларыннан башлап җибәрде – фильмның беренче кадрлары шунда төшерелде.

Кыргызстан делегациясе Казанда “Татаркино” оешмасы җитәкчелеге белән очрашып, хезмәттәшлек турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot