news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестивален традицион форматта сентябрь аенда уздырырга җыеналар

Хәзерге вакытта кинофестивальгә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.

Казан кинофестивален традицион форматта сентябрь аенда уздырырга җыеналар
архив

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Оештыручылар бу вакытка чикләүләр бетәр һәм фестиваль традицион формада үтә алыр дип өметләнәләр. Шулай да кайбер чаралар онлайн-форматта да үтәргә мөмкинлеге дә искәртелә.

Хәзерге вакытта кинофестивальгә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. 15 апрельгә 41 илдән 398 гариза кабул ителгән.

2020 елгы фестивальгә 12 тулы метражлы нәфис фильм, 10 тулы метражлы документаль, 20 кыска метражлы нәфис фильм катнаша алачак. «Милли программа»га 20 фильм керәчәк.

Конкурска 2019 елдан да иртәрәк төшерелгән фильмнар катнаша алмый.

Сайлап алу комиссиясен кино белгече Сергей Анашкин җитәкли. Комиссиядә кино тәнкыйтьчесе Светлана Слапке, тарихчы Нина Кочеляева да бар.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2005 елдан бирле уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot