news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестиваленә Татарстанда төшерелгән 16 фильм кабул ителгән

Фильмнар 1 июньгә кадәр кабул ителә.

Казан кинофестиваленә Татарстанда төшерелгән 16 фильм кабул ителгән
Рамил Гали/архив

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли программасына 16 фильм кабул ителгән, шуның унысы программага кертеләчәк. Милли программаның үзенчәлекләре турында фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Милли программа» 2017 елда кертелгән иде. Быел бу номинациягә 2019-2020 елларда Татарстан яки республика катнашында төшерелгән фильмнар катнаша ала. Милли программа номинациясендә җиңгән тулы метражлы фильм өчен 200 мең сум приз каралган. Иң яхшы кыска метражлы, документаль яки балалар фильмы өчен 100 мең сум приз бирелә.

Хәзерге вакытта фестивальнең кабул итү комиссиясенә кергән фильмнар арасында тулы метражлы нәфис фильм да, документаль кино да, анимация дә, кысыка метражлы фильмнар да, копродукция эше дә бар. Татарстан режиссерлары Салават Юзеев, Әмир Галиәсгаров, Солтан Сөнгатуллиннар яңа эшләрен тәкъдим иткән.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли программа» сына ТНВ каналында күрсәтелгән ике телевизион фильм да кабул ителгән. «Фестивальгә тапшырылган ике телевизион проектның авторлары фестиваль прокаты белән фильмга яңа сулыш кертергә өметләнә», — диелә хәбәрдә

Фестивальнең мутбугат үзәге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов Казан мәдәният институты чыгарылышы һәм студентларының, шулай ук Россия ислам университетының фестивальдә актив катнашырга омтылышын билгеләп үтә. 

  • Фильмнар 1 июньгә кадәр кабул ителә.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 - 9 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100