news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале тамашачыларга дөнья премьерасын тәкъдим итәчәк

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачыларга дөнья премьерасы - режиссер Александр Галибинның «Приключения маленького Бахи» гаилә фильмы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

«Фестиваль тарихында беренче тапкыр без тамашачыларга кинотасманы беренче булып бәяләргә тәкъдим итәбез. Кинофестивальгә кадәр аны хәтта проектны төшерү урынында да күрсәтмәячәкләр. Тамашачылар фильмны карагач, режиссер белән иҗади очрашу булачак», - дип сөйләде ул.

Режиссер Александр Галибин тамашачыларга «Мастер и Маргарита», «Сестренка» кебек фильмнары белән билгеле. Бу юлы ул Дагыстан авылындагы бала турында өч новелла төшерде. Фильмда Дагыстан табигатенең бөтен матурлыгы ачыла.

Искәртик, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100