news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестивале республикада төшерелә торган фильмнарга анонс ясый

«Казан премьералары» махсус проекты республикада җитештерелгән барлык кинопродукция белән таныштыра.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар «Казан премьералары» махсус проекты кысаларында республикада җитештерелгән барлык кинопродукция белән таныштыра.

Россия күләмендә танылган актер Камил Ларин үзе катнашкан «Упертый/Кире» фильмын (режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитов) тәкъдим итәчәк. Шулай ук “Татаркино”ның яңа проектлары - Ренат Кәримовның «Остазбикә» кыска метражлы фильмы, Илшат Рәхимбайның «Әпипә» мюзиклы тәкъдим ителәчәк. Алексей Барыкин «Су анасы. Фильм турында фильм» кинотасмасын күрсәтәчәк.

«Остазбикә» кыска метражлы фильмы Гаяз Исхакыйның шул исемдәге повесте мотивлары буенча Буа районында төшерелде. Илшат Рәхимбайның «Әпипә» мюзиклы татар эстрадасы йолдызлары катнашында төшерелә. Әлеге ике фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot