news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале программасы Асуанда тәкъдим ителәчәк - бүген килешү имзаланды

Казан кинофестивале белән Асуан кинофестивале арасында ике яклы килешү төзелде.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе тарихында беренче тапкыр ике яклы халыкара килешү төзелде. Фестивальнең матбугат үзәгендә Асуан хатын-кыз киносы фестивале директоры Мохамад Абделхалик белән Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова арасында килешүгә кул куелды.

Миләүшә Айтуганова әлеге вакыйганың уникаль булуын билгеләп узды. "Бу - Мисырның Асуан каласында үткән ел беренче такыр хатын кыз киносы фестивале ачылу белән бәйле. Бу миңа кызыклы идея булып тоелды. Фестивальдә йә хатын-кыз темасы күтәрелә, йә фильмны хатын-кыз командалары дөньяга чыгара. Без бу фестиваль белән дуслашып киттек, ә февраль аенда - Асуанда фестиваль барган көннәрдә - килешү төзү тәкъдиме яңгырады. Килешү нигезендә материаллар алмашу ята. Ягъни бүгенге фестивальдә булганнар киләсе февраль аенда Асуан фестивалендә чагылачак. Без Асуан фестивале кысаларында Казан халыкара мөселман киносы фестивален тәкъдим итәчәкбез. Киләсе елга Казан кинофестивале Асуан кинофестивале программасыннан тупланма тәкъдим итәчәк", - дип килешүнең асылын аңлатты Миләүшә Айтуганова.

Мәгълүмат өчен. Быел Казан кинофестивале программасында берничә Мисыр фильмы бар. Шуның берсе - "Женский день" - тамашачыда аеруча зур кызыксыну тудырды. Тагын ике фильм, конкурстан тыш катнашып, үз тамашачысын тапты.

Асуан хатын-кыз киносы фестивале директоры Мохамад Абделхалик бу вакыйганың Асуан фестивале өчен әһәмиятен ассызыклады. "Фестиваль барлыкка килгәч тә без үз алдыбызга яңа кино ачу максатын куйдык. Безнең өчен Россия киносы, аерым алганда, Татарстан киносы, шушы яңа мөмкинлекләр булып тора", - диде ул.

"Бездә 500 ләп кинотеатр эшли. Безнең законнарыбыз кинотеатрларыбызда 50 процентка кадәр чит ил фильмнарын күрсәтергә рөхсәт итә. Әлегә чит ил фильмнарын бары тик Америка фильмнары гына тәшкил итә иде. Без Россия һәм Татарстан фильмнары хисабына бу хәлгә үзгәреш кертергә телибез. Без сездә эшләнгән фильмнарны югары бәялибез", - дип дәвам итте Асуан фестивале директоры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100