Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивале кысаларында "Нигез йорт" фильмының премьерасы булды
"Нигез йорт" - кинофорумның "Яшь Россия" номинациясендә катнашучы бердәнбер татар фильмы.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Нигез йорт" фильмының премьерасы булды. Фильмны режиссеры Нәсүр Юрушбаев һәм продюсеры Əлфия Һадиева тәкъдим итте.
- "Нигез йорт" фильмы кинофорумның "Яшь Россия" номинациясендә катнашучы бердәнбер татар фильмы.
Фильмның сценариен танылган язучы Галимҗан Гыйльмановның шул исемдәге хикәясе буенча Нәсүр Юрушбаев язган. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният мнистрлыгы аша бирелә торган субсидия хисабына төшерелгән.
"Нигез йорт" Башкортстанда билгеле эшмәкәр Фәнир Галимов ярдәмендә төшерелгән, төп рольләргә Туймазы татар дәүләт театры артистлары сайланган.
Режиссер Нәсүр Юрушбаев Фәнир Галимовка рәхмәт әйтте. "Фильм төшерү өчен сайланган йортның алгы бакчасында минем соравым буенча хәтта миләш агачы да утырттылар", - диде ул сокланып.
- Фильмның эчтәлеге буенча, Сания әбинең кызы әнисенең йортын сатып, әнисен картлар йортына урнаштырып китә. Картлар йортында яшәүче Җәмил карт Сания әбигә тәкъдим ясый һәм үзләренең яшәргә өе барлыгын әйтә. Фильмң финалында Җәмил карт Сания әбине аның үз йортына алып кайта.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале 10 сентябрьдә тәмамлана. Җиңүче фильмнар турында фестиваль ябылу тантанасында билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз