news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестивале конкурска фильмнар сайлау шартларын үзгәртә

Быел Казан кинофестивале традицион вакытыннан алдарак – 24-29 апрель көннәрендә үткәрелә.

Казан кинофестивале конкурска фильмнар сайлау шартларын үзгәртә
Султан Исхаков

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XV Казан мөселман киносы фестивале быел конкурска фильмнарны көтеп тормаячак, ә үзе чакырачак. “Без быел конкурска фильмнар сайлау шартларын үзебез булдырабыз, агентлар юллаган гаризалар белән генә эш итмәячәкбез”, - диде “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Быел Казан кинофестивале традицион вакытыннан алдарак – 24-29 апрель көннәрендә үткәрелә. Кинофестиваль конкурска фильмнар кабул итә башлаган. Ләкин быел сайлап алу комиссия бөтен юлланган фильмнарны карау һәм шулар арасыннан лаеклыларны сайлап алу белән генә шөгыльләнмәячәк. Ә фильмнарны үзе эзләп табып кинофестивальгә чакырачак.

  • XIV Казан кинофестиваленең гран-приына лаек булган "Ласковое безразличие мира" фильмын “Татар-информ” агентлыгы тәкъдиме белән кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова үзе махсус чакырган иде. Әлеге фильмның баш операторы Казан егете Айдар Шәрипов. Фильм үзе Канн халыкара кинофестивалендә катнашты.

Кинофестивальдә Татарстаннан нинди фильмнар катнашырга әзерләнүе әле билгеле түгел. “Милли конкурста фильмнар булачак. Без белмәгәннәре дә килеп чыгачак. Әле бит быел дәүләт субсидиясе алынган фильмнарны күрмәдек – алар булырга да мөмкин”, - диде Миләүшә Айтуганова.

news_right_1
news_right_2
news_bot