Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивале фильмнары «Республика» сәүдә үзәгендәге кинотеатрда күрсәтеләчәк
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп мәйданчыгы быел Республика сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында булачак – конкурс программасы биредә күрсәтелә.
«Заманча сәнгать галереясы, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее, «Әкият» балалар үзәге һәм Казан дәүләт мәдәният институтында да фестиваль чаралары планлаштырылган», диде кинофестивальгә багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Виктория Даутова.
«Кинофестивальнең эшлекле мәйданчыгы да эшләячәк. Казан региональ кино базары төрле илләрнең киностудияләре һәм дестрибьютор компанияләре вәкилләрен җыячак. Эшлекле әңгәмәләр программасы 8-9 сенябрь көннәрендә Казан мәдәният институтында барачак», - дип дәвам итте министрлыкның кинофестивальне кураторлык итүче бүлек җитәкчесе.
Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары Казан Ратушасында һәм «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында булачак.
Кинофестивальнең конкурс программасына барлыгы 50 фильм кергән. Болар тулы метражлы нәфис һәм документаль фильмнар, кыска метражлы нәфис һәм документаль фильмнар, шулай ук, Татарстан фильмнарыннан торган «Милли конкурс» номинациясе.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 7 – 11 сентябрь көннәрендә Казанда үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз